УЙНАКЛАТУ ф. 1) Хәрәкәтләндереп алу, селкетеп кую. Киң каеш эшлияләр белән матурлап җигелгән көр ат арбаны уйнаклатып кына, эһ тә итмичә, җиңел генә тартып бара. А.Гыйләҗев. Иртәнге җил асылынып торган тиреләрне җиңел генә уйнаклата. К.Җәмит 2) Очкынландыру, уйнату (күзләр тур.). Сары чәчләре меңләгән вак, сырга сыман бөдрәләр белән калтыранган, бер күзе – бер, икенчесе гүяки икенче басуда урак урган күзләрен уйнаклаткан Алевтина Петровна белән Сөендек өйрәнелгән алымнар белән эчеп җибәрделәр. А.Хәлим. Гөлтуташ күлмәк изүеннән алып бөгәрләнгән кәгазь тоттыруга, Зифа аңа күз йөгертеп кенә чыкты да, күзләрендә очкын уйнаклатып, шундук ярып салды. В.Имамов Уйнаклата башлау Уйнаклатырга тотыну. Рашат, яңгыратып, шәрык көен уйнатып җибәрде, кыз, шарфына уралып, тәнен уйнаклата башлады. М.Маликова Уйнаклата төшү Тагын уйнаклату; бераз уйнаклату. Аннары тавышын чак кына уйнаклата төшеп, янә сүз башлады ул: – Гаҗәп хәл! М.Хәсәнов Уйнаклатып алу Аз гына, кыска гына вакыт эчендә уйнаклату. Көтмәгәндә кулларын күтәрде дә кызгылт чияләрне бармак очларында уйнаклатып алды. В.Имамов Уйнаклатып җибәрү к. уйнаклата башлау. Әйтик, болай да сыгылмалы гәүдәсен артык уйнаклатып җибәрергә тырыша. Ныграк игътибар итсеннәр, янәсе. С.Поварисов Уйнаклатып кую Тиз генә, аз гына уйнаклату. Назлы җыр йөрәк ашкынуын баса алмады, күрәсең, Шамил, яткан җиреннән кузгала төшеп, дилбегәне уйнаклатып куйды. В.Имамов Уйнаклатып тору Дәвамлы, озак уйнаклату; хәзер, сөйләү моментында уйнаклату. Гаскәриләрчә төз гәүдә, нәрсәдер әйтәсе килеп төбәлгән сөйкемле кыю караш, акыллы киң маңгай, аҗаган шикелле, берничә көн күңелне уйнаклатып торды да тагын шул аҗаган шикелле үк юкка да чыкты. Д.Зөбәерова |