УЙНАК с. 1) Уенчак, шаян. Сәер табыш, сискәндереп, өнсез итте, уйнак малай әверелде мәэюскә. З.Мансуров. Шуннан соң гына, уйнак тай шикелле, кыр өстенә сыпырдым. Р.Гариф 2) Уйнап тора торган, хәрәкәтчән. Тәбәнәгрәк буйлы, янар чәчле, олпат кыяфәте йөзенә чыккан бу уйнак күзле абый төрле хәлләрне сөйләп тә күрсәтә иде инде! М.Хуҗин. Тик торамыни инде уйнак туп! Н.Каштанов 3) күч. Җиңел һәм матур. Кинәт егет уйнак, көр тавыш белән: – Җә инде, телефон чыбыгында сандугач сайратма, – диде. Н.Гыйматдинова 4) күч. Хәрәкәт юнәлешен җиңел генә һәм тиз үзгәртә торган. Фани дөньяның тышкы бизәге булган алмагачлар --- шау чәчәккә күмелгән; уйнак җил исә, гомерләрнең мәңгелек түгеллеген искәртергә теләгәндәй, ап-ак таҗларны, тузгытып, аяк астына түшәргә дә өлгергән. А.Әхмәтгалиева. Бит кызарткан уйнак җилдән Яңа ел исе килә. Л.Шәех |