УЙМА’КЧӘЧӘК и. бот. Сыраҗчалар семьялыгыннан яфраклары эллипс формасында булган, эре чәчәкләре сары, кызыл сары, җете кызыл төсләрдәге күпьеллык яки икееллык дару үсемлеге; бармакчык; русчасы: наперстянка. XIX гасырда ук француз химигы Леройе уймакчәчәктән (наперстянка) агулы матдә аерып ала һәм аны «дигиталис» дип атый. Агулы үсемлекләр |