УЙМАКЛАНУ ф. 1) Чокыраеп китү, батып керү. Көлгән чакта бит алмалары уймакланып, тагын да чибәрләнебрәк китә, сүзләрен каушамыйча, кыю итеп әйтә торган шул кыз Миңнулланың күңел түренә әнә шул чакта кереп утырды. В.Нуруллин 2) Бөтерелү, уралу (су агымы тур.). Көннәр, уймакланып аккан елга кебек, тиз-тиз ага торды... А.Гыйләҗев. Елгачык чуерташлар өстеннән сырлана-сырлана йөгерә, тик яр култыгына кергән урыннарда гына ул тирәнәеп китә, караңгылана төшкән чырай белән ашыкмыйча, уймакланып ага. Ә.Еники Уймакланып китү Кинәт уймаклану. Ә алардан егерме-егерме биш метр читтә, елганың уймакланып киткән урынында, өч киек үрдәк чума-чума суда уйный. Г.Әпсәләмов Уймакланып тору Уймакланган хәлдә булу. Узган көздәге кебек, Сәнҗәрә аттан төште, бүре җиләге куагы төбенә тезләнде; тамыр казып алынган чокырчык инде күмелгән, уймакланып кына тора, яфрак түшәлгән шул уймакка кар суы җыелган. Л.Зөлкарнәй |