УЙМАКЛАНДЫРУ ф. Уймак кебек итү, уймакка охшату, түгәрәкләндерү; бөрү. Кылдан нечкә кашлары өскә күтәрелеп китте, ул, үтә кызыл авызын уймакландырып, сул кулын күкрәгенә куйды ---. А.Расих. [Разия] бер-бер артлы соравын биреп, бит уртасы чокырларын уймакландырып елмаеп ала. Г.Ахунов |