УЙМАК ф. Тегү теккәндә энә тишмәсен өчен бармак башына киелә торган эче куыш металл әйбер. Гадәттә, шәкертләр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар, чөнки аның үз кулы белән ясаган каеш тупсалы, әрҗә сыман сандыгында мәдрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе: энәсе дә, җебе дә, уймагы да, безе дә, --- хәтта җилем белән балавызы да саклана торган иде. Ә.Еники

Уймак авыз Бөрелеп торган, кечкенә һәм түгәрәк иреннәр турында. Менә шунда инде Факиһәм бep «җенләнеп» ала. Уймак авызларын бүлтәйткәләп мине мыскыллый башлый. Д.Зөбәерова. Уймак хәтле (чаклы, кебек, кадәр) Бик кечкенә әйбер турында. Башка иптәшләре ничек җавап бирергә белмичә калтырап утырганда, ул иң беренче булып билет ала да уймак кадәр фикерне йомгак зурлыгында итеп уратып-уратып сөйләп ташлый иде. Ф.Яруллин . Һәрнәрсәгә ис китеп, исле-иссез чәчәктән исереп, уймак хәтле хәсрәттән көеп, уймак чаклы бәхеткә сөенеп, дөньяны һаман шул сабый күңел белән күргән ваемсыз чаклар чигенә барды... Д.Зөбәерова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә