УЙМА и. 1) Уелып кергән, батып, чокырланып торган урын. Аның йөзенә хәсрәт сеңгән иде, туты тагын да каралган, күз уймалары тирәнәйгән, югыйсә мондый чокыраю ханбикәбезгә хас түгел, дала баласы бит ул. М.Хуҗин

2) диал. Идән астындагы базга төшү өчен эшләнгән уем; шул уемны ябу һәм ачу өчен эшләнгән такта япма. Өйгә кайтып килсәм, ни күзем белән күрим: уйма такталары ачык тора. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә