УЙЛЫ с. 1) Билгеле уе булган. Тереклеккә үсү дәрте, күктәге яктылык шәменә омтылыш бирелгән икән, димәк, һәммә нәрсәнең дә канатлы җаны, уйлы күңеле бар. М.Галиев. Кем саф күңелле, изге уйлы – шул гына хуҗа булырга лаеклы. А.Гадел 2) Уй йөртә белгән, уйлый белгән. Ә Садыйк Сираевич – уйлы кеше. Уйлы булмаса, ул бүгенгесе көндә шушындый дәрәҗәгә ирешмәгән дә булыр иде. З.Хөснияр 3) Уйчан, уйга бирелүчән, күп уйлаучан; озак уйлый торган, икеләнүчән 4) Борчуы булган; кайгылы. Баш, уйлы кешенеке төсле, гел аска тарта, ком тутырган кебек авыр, җитмәсә. Г.Әпсәләмов. Дамира уйлы башын учларына алды, аның артка тарап куелган куе тыңлаусыз чәчләре алга ишелеп төшеп, йөзен каплады. Р.Габделхакова 5) Уйчанлыкны чагылдыра торган. Гадәттә дә нык каешланган каты кулы бүген бөтенләй тимер кебек авыр, уйлы күзләрдә бүген ачу гайрәте кайный кебек күренде. Г.Ибраһимов |