УЙЛА’У ф. 1) Уйларны кемгә яки нәрсәгә дә булса юнәлдерү, уй йөртү, фикерләү. Озак уйлады, озак баш ватты Җәүдәт һәм, Аликның бердәнбер ышанычлы коралы, көче – үзе шикелле тәҗрибәсез, беркатлы үсмерләр, дигән фикергә килде. А.Гыйләҗев. Ул инде бүреләр хакында уйламый. Г.Гыйльманов 2) Нинди дә булса карашта, фикердә тору; санау, исәпләү. Гайбәтләргә ышанып, аны дошман дип, хыянәтче дип уйлыймы? Я.Зәнкиев. Моның өчен, мөгаен, республиканың берәр эчкәреге төбәгенә бару кирәктер, һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм. Т.Әйди 3) Нәрсә дә булса эшләргә җыену, ният итү. Теге көнне мин килгәнне Ләйсирәгә әйткәннәрдер шул... Шуңа күрә килергә уйлагандыр инде ул... М.Вәли-Барҗылы. Ул яңадан «Сарман»ны башларга уйлаган иде, ләкин уеннан кире кайтты. А.Хәлим 4) Фикерләрне туплау, акылда берәр мәсьәләне хәл итү юлларын эзләү, карарга килергә әзерләнү. Моңа кадәрге имтиханнарда ул үзен тыныч тотты, җавабын уйлап, ашыкмыйча бирде. Г.Әпсәләмов. Ул моны урынлы дип тапты. Ләкин хәл кылыр өчен, бу мәсьәләне уйларга, нечкәләп өйрәнергә кирәк, диде. М.Әмир 5) Кемдер, нәрсәдер өчен борчылу, кемне, нәрсәне дә булса кайгырту. Үзеңне уйламасаң, мине, балаларыңны уйлар идең! Н.Гаетбай. Ат җене кагылмагандыр бит?! Укуыңны уйла... В.Имамов ◊ Уйламаган җирдән Кинәт кенә, көтмәгәндә. Менә ул уйламаган җирдән тукталып кала, әйдә, тиен күрсәтәм, ди, биш-алты адым эчкә керә һәм агач башына күрсәтә. Г.Рәхим. 31 е көнне уйламаган җирдән бөтенләй ят кешеләр килеп керде. Ф.Яруллин. Уйлап тормастан Уйламыйча, тиз генә. Хәмит, аны-моны уйлап тормастан, ике озын, бер кыска звонок бирде. Җ.Дәрзаман. Уйлап чыгару 1) к. уйлап табу. Хәзерге вакытта инсаниятнең алгарышы зыялылар эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле: туфракны зыялылар уйлап чыгарган машина эшкәртә, игеннәрне ура-җыя, ташый, саклый, ипи пешерә. А.Тимергалин; 2) Булмаганны, юк нәрсәне сөйләү; уйдырма чыгару. Бәлки, әнисе, аны үсендерү өчен, үзе генә уйлап чыгаргандыр моны, алар, өлкәннәр, кызык халык бит... А.Хәлим. Каян уйлап чыгарасыңдыр җыен тузга язмаганны? А.Әхмәтгалиева Уйлап алу Тиз генә, аз гына вакыт эчендә уйлау. «Чирләмәсә, чибәр генә буласы икән бу бала», – дип уйлап алды ул. Х.Мөдәррисова Уйлап бетерү Нәрсәнедер ахырына кадәр уйлау; әллә никадәр уйлар уйлау, уйларда ниндидер чикләрдән чыгу. Фәннур әле бусын уйлап бетермәгән иде. А.Гыймадиев. Шушы көннәрдә, тез күмәчемне саклап ятканда, мин әллә ниләр уйлап бетердем... А.Гыйләҗев Уйлап җиткерү Тиешле дәрәҗәдә, ахырына кадәр уйлау. Хикмәт шунда ки, мәсьәләнең күп очракта без уйлап җиткерми торган катлаулырак яклары да бар. М.Госманов Уйлап карау Төрлечә, төрле уйлар уйлау; ниндидер нәтиҗәгә килү, нәрсәгәдер җавап табу максаты белән уйлау. Уйлап караганың бармы: бу җиркәйләрдән ни калыр, әгәр дә ки теләсә кем кулына җир тапшыра башласаң? Ф.Сафин. Газинур көтмәгәндә генә килеп туган бу җитди проблеманың теге ягын да, бу ягын да кат-кат уйлап карады. А.Хәсәнов Уйлап кую Аз гына яки тиз генә уйлау. «Тагын бер шайтан таңы», – дип, ачынып уйлап куйды Әхмәтсафа. Ф.Сафин Уйлап тору Хәзер, әле, сөйләү моментында уйлау; бертуктаусыз уйлау. Муса Мәскәүгә китте, укырга. Университет дип хыяллана. Әле үзем дә уйлап торам: әллә Мәскәү ягына китәсе... Ф.Сафин. Койрыгым уйнап тора, Башым гел уйлап тора. Кем икәнемне белмәсәң, Тавык, үрдәктән сора. Н.Әхмәдиев Уйлый башлау Уйларга тотыну. Әхмәтсафа инде, язмышына буйсынып, шушы якларда төпләнү ягын да уйлый башлады. Ф.Сафин Уйлый төшү Тагын бераз уйлау. Уйлый төшкәч төшенде егет: җәй буе сыерлар белән телсез аңлашып, аның теле ялкауланган икән һәм, бәлки әле, зиһене дә. Ә.Баян |