УЙЛА’П ТАБУ ф. 1) Мәсьәләне хәл итү, авыр хәлдән чыгу юлын ачыклау. Әһә, уйлап таптылар бугай ситуациядән чыгу әмәлен. А.Хәмзин

2) Иҗади эш барышында моңарчы булмаган ниндидер яңалык барлыкка китерү, ачыш ясау. Кәгазьне, дарыны уйлап тапкан, гаскәрләрендә сугышчан филләре дә булган кытайлыларны куркытып торгач, Бөек стенаның бу ягында да зур көчкә, гайрәткә ия халык, ыру, кабилә яшәгәндер, диясе килә. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә