УЙЛАНУ ф. 1) кайт юн. к. уйлау. Озак уйландым инде мин бу турыда, җавабын да таптым шикелле. Г.Галиева. Шуннан соң мин күп уйландым... А.Вергазов 2) төш. юн. к. уйлау. Быел уңыш әйбәт булыр дип уйлана Уйлана башлау Уйланырга тотыну. Ә менә хәзер үзенең бала вакытларын күз алдына китереп, шулар хакында уйлана башлады. В.Нуруллин. Ерактан идарә итешле машинаны «чаптырып» туйгач, Эдуард авиамоделизм турында уйлана башлады. А.Гыймадиев Уйлана бирү Һаман бер көйгә уйлану. Мотаһир, автобуста җиңелчә генә тирбәлеп кайта-кайта, күзләрен йомып уйлана бирде. Р.Кәрами Уйлана төшү Бераз уйлану; тагын уйлану. Әйе, эшчеләр үзбашына уйлана төшсә, начар булмас иде. А.Вергазов Уйланып алу Кыска гына вакыт уйлану. «И чукынчык кыз, үтерә бит бу!» – дип эчтән генә уйланып алды егет. Р.Сибат Уйланып җитү Тиешенчә, кирәк кадәр уйлану. Бу хәл тиешенчә уйланып җитте микән һәм фәнни нигезләнде микән? М.Маликова Уйланып йөрү Күптәннән, эзлекле рәвештә һәм озак уйлану. Ул үзе дә күптәннән шул нәрсәләр хакында уйланып йөри, карт үз фәлсәфәсенә тирәнрәк кергән саен, ике арадагы уртаклык ишәя бара, аның фикеренә дә ачыклык бирә. А.Вергазов Уйланып карау Берәр нәтиҗәгә килү, чишелеш табарга тырышу өчен уйлану. Чү!.. Кызулык белән, ачуланышу кайнарлыгы белән уйлап та, уйланып та караганы булмаган икән ич: хатынсыз ничекләр итеп яшәр икән соң ул? З.Хөснияр Уйланып кую Аз гына, кыска гына вакыт арасында уйлану. Кайчак уйланып куям: әгәр, дим, тере фашистны күрсәм, дим, бугазыннан буар идем, дим. М.Хуҗин Уйланып тору Берникадәр вакыт уйлану. Талия бераз уйланып торды да кәгазь-каләм алып яза башлады. Г.Галиева Уйланып чыгу Ниндидер вакытның башыннан ахырына кадәр уйлану. Шушы хикмәтегезнең очына чыгыйм дип, төне буе уйланып чыктым бит, ә... К.Җәмит |