УЙЛАНМА с. 1. 1) Чынбарлыкта булмаган, уйлап чыгарылган. Мондый шартларда җитәкче булып үсәргә, карьера ясарга теләгән татар үз халкының уйланма милләтчелегенә, диндарлыгына каршы көрәшергә, катнаш никахка керергә һәм бүтән әхлакый корбаннарга барырга тиеш иде. Т.Әйди. Уйланма бәхетнең күренер-күренмәс балкышына таба ыргылганда түгел, киресенчә, ул буш ялтыраудан качканда гына җан тынычлыгына ирешү мөмкин. З.Хәким

2) махс. Теория нигезендә күзаллана торган, фараз ителә торган. Географик полюслардан бертигез ераклыкта Җирне ике тигез ярымшарга (Көньяк һәм Төньяк ярымшарлар) бүлә торган уйланма сызык – экватор уза. Башлангыч география курсы. Әгәр b≠0 булса, а+bi комплекслы санын уйланма комплекслы сан дип атыйлар, аерым алганда, a=0 булганда – саф уйланма сан була. Алгебра

2. и. мәгъ. Хыял тудырган, фараз ителгән нәрсә. Соңгы елларда Г. Тукайга багышлап язылган пьесаларда уйланманың роле арта бара. А.Әхмәдуллин. Бу, әлбәттә, эпик уйланмага корылган, әмма, безнеңчә, баскак Аксак Тимергә каршы башта батырларча каршылык күрсәтелгәнлегенә ишарә итә торган бер дәлил. М.Бакиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә