УЙЛАНДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. Уйланырга мәҗбүр итү. Шагыйрь сүзләрен бүгенгегә бәйләп искә төшерү барыбер күңелдә әллә нинди уңайсыз хисләр кузгата. Һәм уйландыра да. З.Мансуров. Үлем аны куркыта һәм уйландыра. А.Нәҗми

2) з.-сыз Уйланырга туры килү турында. Әлеге юлларны укыгач, бүгенге күпчелек татар язучыларының хәл-хәяты хакында уйлау белән бергә, колониаль режим урнашкан чорда ук социаль һәм сәяси изелүгә дучар ителгән, күпмесе вәйран булган язучыларыбыз турында да уйландыра. Б.Рәхимова

Уйландыра башлау Уйландырырга тотыну. Иртәгә туй диген, ә. Уйландыра башлады әле. Т.Миңнуллин. Әбисенең «нәселне дәвам итәргә кирәк» дигән сүзләре акрынлап үтеп кереп уйландыра башлый аны. К.Җәмит

Уйландырып алу Бераз гына уйландыру. Ходай Тәгалә үз бәндәләрен яшәтә-яшәтә дә, бервакыт килеп, әнә шулай җан ачысы белән уйландырып ала икән ул. Г.Гыйльманов

Уйландырып кую Бер тапкыр яки әледән-әле уйландыру. Уйландырып куя учаклардан Утлы күмер алган шук чаклар. В.Фатыйхов

Уйландырып тору Әледән-әле яки һәрдаим уйландыру. Язучының хикәя һәм повестьлары заман сынауларын үтеп, проблемалары белән һаман да укучыны уйландырып тора, күңелен яулый. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә