УЙДЫРМА и. 1. Чынбарлыкка туры килмәгән, уйлап чыгарылган, ялган сүз, хәбәр, фикер. Егет үз уйдырмаларыннан үзе үк чирканып куйды. А.Хәлим. Госман белән Саматның андый уйдырмаларга исләре дә китми. А.Гыймадиев 2. с. мәгъ. Асылы булмаган, уйлап чыгарылган, чынбарлыкка туры килми торган. Уйдырма дошманны үтерергә түгел, ә күңелдәге нәфрәтне. Г.Каюмов. Шул уйдырма язманы, кош тоткандай, башка гәзитләр дә күтәреп алды, кабатлап чыгарды, тигез урында түмгәк өеп, шау-шу куптарды. Г.Гомәр |