УЙДЫ’К-УЙДЫК с. 1. Бер-берсеннән бераз ара белән урнашкан, аерым-аерым. Аны киртләч-киртләч таулар, уйдык-уйдык яшел әрәмәләр каплап тора. Р.Низами. Алга баксаң – киң Идел, уңга баксаң – уйдык-уйдык болыннар, тугайлар, сулга баксаң – урман, ул офык читенә тоташа сыман. М.Хәбибуллин 2. рәв. мәгъ. Урыны-урыны белән, тоташ түгел. Теге әллә кайчангы вакытны казык белән казык арасыннан рәшәле үр тугаенда уйдык-уйдык үскән аклы-сарылы ромашкаларның бер көйгә салмакланып, әллә тәмле тибрәлгәннәре, әллә күзне тозлы яшь томалагандагыча эреп-эреп алулары гына калды. Ә.Гаффар |