УЙДЫК и. 1) Уелып кергән, тирә-яктагы ландшафттан астарак торган кечерәк урын. Күп давыллар булды бу уйдыкта, Бозлар яуды, җилләр уйнады. М.Җәлил

2) Җир яки нинди дә булса яссылык өстендә аерылып торган бер кисәк, кечкенә мәйданчык. Күз күреме җитәр җирдә, басу уртасында сөрмичә калдырылган яшел уйдыкта зәңгәр кыр чәчәкләре күргәч, Сәбиләнең зәңгәр бизәкләр төшкән яшел күлмәге чагылып киткәндәй булды. Р.Вәлиев

3) Бер тирәдә нәрсәнеңдер күп булып үскән урыны. Алты-җиде чакрымга бер юл читенә ялгыз йортлар сыенган, йорт тирәләрендә әлеге дә баягы кукуруз уйдыклары, умарталар. Д.Булатова. Урманнарда җиләк уйдыклары, Мәтрүшкәләр бөрки хуш исен. К.Булатова

4) Чокыр, иңкүлек, уйсулык. Көн аязса да, җил басылмады, аяк астының да рәте-чираты юк: кая карама – уйдык та чокыр, дулкынланып яткан болганчык күлдәвек. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә