УЙГУ’РЧА рәв. 1. 1) Уйгур телендә. Мин казахча да, кытайча да, уйгурча да җырладым, хәзер дә башкарам. Г.Шәйхи. Димәк, алар күбрәк уйгурча сөйләшә инде. Шәһри Казан

2) Уйгурлар кебек, шулар гадәтенчә. Уйгурча пешергән пылау, казакъча «аскан ит» хакында артык сөйләп торуның кирәге юк. М.Госманов

2. с. мәгъ. Уйгур телендә булган. Анда китерелгән борынгы төрекчә, уйгурча мәкальләрнең күбесе бүгенге татар мәкальләре белән сүзгә-сүз диярлек туры килүләре яки, мәгънәдәш булып та, тик сүзләренең генә башкачарак әйтелеше игътибарга лаеклы. Н.Исәнбәт

3. и. мәгъ. Уйгур теле. Ул татарча, урысча, кытайча бик яхшы белә, әмма уйгурчасы алай ук саф түгел иде. Т.Әйди. Бу сүз кытай теленнән маньчжур теленә, маньчжур теленнән монгол телләренә, шуннан уйгурчага, шуннан татар теленә кергән. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә