УЙГУРЛАШУ ф. Үз милли телен һәм мәдәниятен онытып, уйгур теленнән һәм гореф-гадәтләреннән файдалана башлау, тел һәм гореф-гадәт буенча уйгурга әйләнү, уйгур булып китү. Әйтик, кечкенә-кечкенә төркем булып, анда-монда сибелеп яшәгән милләттәшләребезнең интенсив рәвештә уйгурлаша, казакълаша барулары... М.Госманов Уйгурлаша башлау Уйгурлашырга тотыну, уйгурлашу билгеләре сизелү Уйгурлашып бару Вакыт үтү белән әкренләп уйгурлашу. Милләттәшләребезнең кайберләре теле ягыннан уйгурлашып, кайберләре казахлашып, үзбәкләшеп, кытайлашып бара. Р.Вәлиев |