УЙ II и. 1) Аңны тулысынча биләп алган нәрсә; фикер. Авырулар да тынып калганнар, аларның уйларында һәм күңелләрендә бу минутларда ниләр барын кем генә әйтә алыр икән? Г.Әпсәләмов. Ханбикәнең башында бер уй йөри, әмма бу хакта киңәшергә беркеме дә юк. Ф.Бәйрәмова 2) Аң, акыл. Уйга килгәннәр телгә килми... Тел – биктә. А.Гыйләҗев. Искәндәрнең кинәт кенә уйлары ачылып киткәндәй булды, ул еллар буе җанын газаплап йөргән сорауларга, ниһаять, җавап табуын аңлап, аһ итте. Р.Вәлиев 3) Фикерләү продукты, уйлану, фикерләүнең нәтиҗәсе; идея. «Бер уй килде әле башка, – диде Минәт, юлны күзәтүен дәвам итеп. – Командировкага әллә сине дә алырга инде?» А.Вергазов. Үземдә гайре табигый көч барлыгын сизгәч, мин, булачак даһиларны гына түгел, сәясәтчеләрне, фиркалы түрәләрне ана карынында чакта ук һәлак итәргә кирәк, дигән уйга килгән идем... А.Тимергалин 4) Ният, теләк, исәп; максат. Кунакка дип авылга кайтканда ук, балыкка төшәргә уем бар иде. Ф.Яхин. Аз гына ял итү уе белән ул, такта кисәгенә утырып, аркасын әрҗә кырыена терәде. З.Хөснияр 5) Сагыш, кайгы, борчу. Аны ниндидер хәвефле авыр уй бастымы, әллә авыруы көчәеп киткәнгәме, ул шулай күңелсез. Р.Батулла. Сөйләшерлек рәтем дә калмаган, уй бетерә. Н.Гыйматдинова ◊ Уенда да булмау Ни дә булса эшләргә ашыкмау, җыенмау, ис китмәү. Командирның исән калу ихтималын күпсенү ише нәрсә аның уенда да булмаган иде, ахрысы. Х.Камалов. Мең төрле мәшәкать синең тезгенеңне умырып тоткан, җибәрергә, ичмаса бераз гына бушатырга уенда да юк. К.Миңлебаев. Уй килү Фикер туу. Күңеленә кылт итеп бер уй килде. А.Хәсәнов. Минем башка кызыклы гына уй килде әле. А.Тимергалин. Уй тоту Ниятләү, уйлау. Масштаблырак эш йөртеп, кесәләреңне калынайтырга уй тоттыңмы? В.Имамов. Уй төшү 1) Башка яңа фикер килү, яңа уй туу. Менә шулчак минем күңелгә әшәке уй төште, Шәмсегаян! А.Гыйләҗев. Кинәт Газинурның башына шикле бер уй төште. Г.Әпсәләмов; 2) Нинди дә булса борчу булу, хәл итүе кыен булган исәп, уй булу. Ир башына җитди уй төшә? А.Хәлим. Чүлмәккә генә түгел, башкаларның башына да уй төште. Г.Гыйльманов. Уй(ларны) җыю Билгеле бер карарга, фикергә килү. Хәлим уйларын җыеп бетерә алмый калды, басу ягында теге аваз тагын кабатланды. Г.Гыйльманов. Уйга да алмау к. уенда да булмау. Барысын да әйтеп хат язарга, башка минем хакта уеңа да алма, дип, мөнәсәбәтләренә нокта куярга уйлады. Ф.Яхин. Уйга бату Тирә-юньдәге бернәрсәгә дә игътибар итмичә, онытылып, нәрсәдер турында уйлау. Утырамын да уйга батам. Б.Рәхимова. Уйга бирелү к. уйга бату. Уйга калу 1) Нинди дә булса фикергә килгәнче, бераз вакыт уйланып тору. Булачак шымчылар тартмага текәлеп уйга калды. А.Гыймадиев. Галәви уйга кала, убыр карчыгы сүзләре колагында яңгырый. А.Гадел; 2) Берәр нәрсәне хәл итә алмыйча аптырап калу. Әти, көймә читенә утырып, газета битен ачты, уйга калды. А.Хәсәнов. Уйга килү Нәрсәне дә булса хәл итү өчен билгеле бер карар алу, билгеле бер фикердә тукталу. Картлар белән киңәшләшкәннән соң, шундый уйга килдек: яңа мәчетнең аен син ясарга тиеш. Г.Гыйльманов. Төгәл уйга килә алмыйм, чит-ят кешенең, төн уртасы авышкач, кое тирәсендә уралуы мөмкин түгел икәнлеген генә беләм... А.Гыйләҗев. Уйга талу к. уйга бату. Ә Марат тагын күзләрен йомып уйга талды. Д.Гыйсметдин. Уйга төшү к. уйга бату. Уйга чуму к. уйга бату. Барысы да, балталары суга төшкәндәй, уйга чумган. А.Әхмәтгалиева. Уйдан кайту Уйланган фикердән, нияттән ваз кичү. Ләкин Шәмси күңеле берлән һаман шуларны мөселманча тәрбия итү уеннан кайтмады. Г.Исхакый. Ә Гөлбөттин бабайның егетне бу уйлардан кайтмаслык итеп ышандырасы һәм үзенең дә моңа тулысынча ышанасы килде. Р.Гарипов. Уйдан кичерү Уйлап анализлау, фикер йөртү. Бер сүз әйткән идең син миңа, Очраганда кабат кич белән. Тынгы белмим инде һич кенә, Һаман шуны уйдан кичерәм. Ш.Галиев. Шул вакыйгаларны уйдан кичереп, майор милиция бүлегенә килеп җитте. Ш.Шәйдуллин |