УЗЫШУ ф. 1) Чабыш, йөгереш ярышында катнашу. Күбесенчә «КамАЗ»лар чаба, юк, чапмыйлар, бер-берсе белән узышалар! К.Кәримов. Әти миңа: «Колыныңны хәзердән, – ди, – Сабантуйда узышырга әзерлә», – ди. Г.Вәлиева

2) Гомумән бер-берсен узар өчен йөгерү, чабу. Балалар узышып, төртешеп, ачык ишектән чыктылар, янәшә атлап барган атларга атландылар да күздән дә югалдылар. Н.Фәттах

3) Алдынгылык, өстен чыгу өчен ярышу (эштә һ.б.). Бераздан ул бирелеп, хәтта малайлар белән узышып эшләргә кереште. Н.Фәттах. «Иң матур тавыш миндә генә! Арада мин оста!» – дип узышалармыни?! В.Имамов

Узыша башлау Узышырга тотыну. Күп тә үтмәде, без аерым көймәләрдә бер-беребез белән узыша башладык. Т.Нурмөхәммәтов

Узышып карау Сынау өчен, нәтиҗәнең ниндилеген белер өчен узышу. Юлда извозчикларыбыз узышып карадылар. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә