УЗЫШТЫРУ ф. йөкл. юн. к. узышу. Ат узыштырырга килгән кешеләр китсәләр дә зарар юк. Г.Исхакый. Яз җиткәч, малайлар җыелып шунда чыгабыз да уйнаклап-уйнаклап аккан гөрләвекләрдә көймә узыштырабыз. Н.Гамбәр