УЗЫШТАН рәв. Уздырышып, узардан, узыша-узыша, башкалардан уздырырга тырышып. Җим-мазар сибә булса кирәк, су өстендәге чәчрәүле урыннарга казлар, муеннарын суза-суза, узыштан йөзеп киләләр. Р.Төхфәтуллин. – Иртүк торып, егерме чакрымны җәяү барып, күршеләр белән узыштан печән чабалар иде, – дип сөйли өлкән кызы, бүгенге көндә әнисен үз өендә тәрбияләүче Вәһибә апа. Кызыл таң |