УЗЫНУ ф. 1) Масаю, тәкәбберләнү, үзен башкалардан өстен күрә башлау. Әй кыландылар, әй узындылар да соң. Үземне тәмам адәм көлкесе ясадылар. Н.Акмал. Артык мактама, я азынып китәр. Г.Каюмов 2) Берәр нәрсәдә арттырып җибәрү, артыгын кылану, тәртип, әхлак кагыйдәләре чигеннән чыгу. Без сине һәр мәсьәләдә якларбыз, аңа артык узынырга юл куймабыз. Р.Айзатуллин. Шахтада бик узынган, имеш, пычак белән уйнаган, кеше рәнҗетүне бернигә дә санамаган. Г.Гомәр 3) Оятсызлану, әрсезләнү, йөгәнсезләнү. Завод хуҗаларын гына күр, бөтенләй узындылар. Мәх.Хәсәнов. Җәүдәт, айгырга узынырга ирек бирмичә, башын күтәреп һавага сикергән вакытында, сул кулына урталай бөкләп тоткан солдат каешы белән аның маңгаена тондырды, артын сикертсә – артына сукты. З.Зәйнуллин Узына бару Торган саен ныграк узыну, узынуы һаман арту. Газинур да, күзгә карап узына барган бүре малаен бераз акылга утыртып алырга кирәк, дигән уеннан кире кайтты. А.Хәсәнов Узына башлау Узыну билгеләре күренү; узынырга тотыну. Син, Гайшә, артыгын узына башладың. Г.Каюмов Узына бирү Бернигә карамый һаман узыну. Аларның эндәшмәвен үзенчә аңлап, Наҗия аның саен узына бирде. Н.Фәттах Узына төшү Бераз узыну; тагын узыну. Хрущёв заманында көннәр бераз «җылытып» җибәрсә дә, аның опричниклары тагы да узына төште шикелле. Т.Мөбарәков Узынып алу Аз гына, кыска гына вакыт узыну. Яшьлек юләрлеге дип атаргамы аны, олылар әйтмешли, әткәсенең башына ашкынуы микән, Гает көннәрендә узынып алдылар шул ул елны. Ф.Сафин Узынып бару Узыну чигенә якынлашу. Артык иркәләдек, ахры, «берләч бәрән»не, бик узынып бара. Х.Камалов Узынып бетү Тәмам узыну Узынып йөрү Озак вакыт узыну. Бик узынып йөрмә әле монда, әллә кем булып! Ә.Фәйзи. Райүзәккә баргач, Талип Бикмуллинны яманлап, бик узынып йөрмәсен әле дип, бераз дагалап җибәрергә уйлавымы әллә? М.Хәбибуллин Узынып китү Соңгы арада узыну. Ләкин бу Апуш үзе турында яхшы уйлап бик узынып китмәсен, дип уйланган бер хәйлә генә иде. М.Галәү. Узынып киткән ерткычны сөңгечеләр сөңгегә алачаклар иде. М.Хәбибуллин |