УЗЫНДЫРУ ф. Кемгә дә булса башбаштакланырга, ярамаган, гаеп дип күрелгән нәрсә эшләргә ирек бирү, юл кую . Бик узындырдыгыз хатыннарны, иркәләп боздыгыз, чыгырларыннан чыктылар: ирне бар дип тә белмиләр. И.Юзеев. Син, бердән, үзеңнең кадерле вакытыңны әрәм итәсең, икенчедән, терлек караучыларны артыгыннан узындырасың. А.Вергазов Узындыра бару Торган саен күбрәк узындыру. Анасы Газизә --- Габдуллаҗанга тагын да назлырак булып китте кебек, җае чыккан саен, ул Габдулладан гафу сорагандай, аны артык иркәли, узындыра бара иде. Р.Батулла Узындырып бетерү Тәмам узындыру. Өйдә эт асрыйлар, иркәләп, узындырып бетергәннәр. Түгәрәк печенье ашарга күнеккән – почмаклыны капмый! Ш.Галиев Узындырып җибәрү Соңгы арада бераз узындыру. Әтисе белән әнисе тату торсалар да, Хәкимҗан абзый Зөһрә апаның Җәүдәтне артыграк иркәләвен, чамасызга узындырып җибәрүен өнәп бетерми, шул сәбәптән соңгы вакытларда гауга чыккалый. А.Гыйләҗев Узындырып тору Хәзер, сөйләү моментында узындыру; гел, һәрвакыт узындыру. Күптөрле тәмле ризык ашаган, баллы сулар эчкән, авырайган малайлар, бер-берсен бүлә-бүлә, күргәннәрен Нурфыйга апаларына сөйләде. «Шулаймы, алай икән, менә бит ул», – дип узындырып торды ягымлы апа. Р.Газиз |