УЗУРПА’ТОР и. лат. Хакимиятне, ниндидер хокукларны законсыз юл белән үз кулына алучы зат. Шуннан соң мөхәррир тегеңә: «Раков, син – узурпатор», – дияргә мәҗбүр була. Г.Гомәр. Мондый зур мәсьәләләрне трибуна артыннан, я булмаса телефон аша хәл итү урынына халыкның үзеннән аның нинди милләт вәкиле итеп тоюын референдум тәртибендә сорашу, халык теләген исәпкә алып эшләү – иң мәгъкуль нәрсә дә бит, тик нишләтәсең, ул чакта узурпаторлар уйлаган ниятнең барып чыкмаячагы көн кебек ачык. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә