УЗУ ф. 1. 1) Атлап барып яки ниндидер транспортта берәр нәрсә турысыннан, яныннан, өстеннән үтү; күчү. Кулы белән капшады: агачта балта эзе! Моннан кемдер узган! А.Хәсәнов. Бер шәһәрдә яшибез, бер урамнардан узабыз, бер һаваны сулыйбыз, бер үк зәңгәр күкне күрәбез. А.Гыйләҗев 2) Нәрсәнеңдер түренәрәк, эченәрәк керү, нинди дә булса ара үтү, берәр урынга хәрәкәт итү. Фәнисә, саклык белән генә, аяк очларына гына басып, бакча түренә уза. З.Хәким. Ишектән шаулап-гөрләп Мәликә белән Наташа килеп керделәр дә, һич кыенсынып-нитеп тормый, эчкә уздылар. Д.Булатова 3) Нинди дә булса юнәлештә барганда берәр нәрсәне артта калдыру, шуның аша яки яныннан үтеп китү. Әгерҗене узганда, әллә барып та йөрмим микән дип, борылып кайтып китмәкче дә булган идем. В.Нуруллин. Акацияләр рәтен узып күп тә китмәдем, күзем Нократ буена төшеп китә торган баскыч янындагы ике шәүләгә төште. В.Гали 4) Юлдан барганда яки эштә, ярышта, үсештә һ.б.ш. алга китеп, кемне дә булса артта калдыру. Кайсыдыр бер җайдак мотоциклны узарга омтылып янга чыккан иде, чокырга туры килде бугай, егылып калды. В.Имамов. Маһинур апаны узган кеше дөнья йөзендә табылмас! Ф.Яхин 5) Нинди дә булса юнәлештә сузылу, аркылы кисеп үтү (юл, туннель һ.б.ш. тур.). Беркадәр өскәрәк менгәч, аркылы урам уза. А.Гыйләҗев. Шәһәр паркы аша мәктәпкә юл уза. А.Гадел 6) Нинди дә булса чорның яки чараның барышы, агышы, башкарылышы дәвам итү, әлдә тәмамланмау. Кичә әнә ничек күңелле уза бит. А.Хәсәнов. Ә югыйсә гомер әлегә матур уза. Р.Гаташ 7) Тавыш бирү, сайлау, конкурс нәтиҗәсендә кабул ителү, сайлану, раслану. Югары уку йортына гариза бирде, тик конкурстан узмады. Г.Шакиров 8) Сынау, имтихан, комиссия һ.б.ш.да әйбәт нәтиҗә алу. Абзагыз, имтиханнарны уңышлы узып, студент та булды. Г.Гомәр 9) Артта калу, үтү, кичү, булу (вакыт, вакыйга һ.б.). Инде бер атна узды дигәндә, чистарткан бакчаңа колорадо коңгызы ябыша. И.Шәрипова. Таня үзе пычрак хатын түгел, бәйрәм узгач, өен тагын тәртипкә китерер. З.Мәхмүди 10) Ничек тә булса, нинди дә булса нәтиҗә белән тәмамлану, үтү, башкарылу. Көн эштә дә начар узды. А.Гыйләҗев. Раслау бертавыштан узды. Җ.Дәрзаман 11) Нәрсәне дә булса өйрәнү, укып үзләштерү, нәрсә беләндер танышып чыгу. Ниһаять, романның иң кызык җирен узгач, Рәфис тәрәзәдән карыйсы итте. Б.Ислам. «Фигыль» темасын узу 12) Юкка чыгу, бөтенләй бетү (хис, кичереш һ.б.). Ярсуым уза, баш та шәбрәк эшли башлый. Н.Акмал. Әдәбиятны сөю узмый. Ш.Галиев 13) Туктау, бетү, басылу (авырту, өянәк һ.б.ш. тур.). Ләкин күкрәгенең сул ягындагы теге сызлау узмады, кимемәде. Н.Акмал. Мең газапка төшкән бер ай йокысыз төннән соң өянәк узды. Г.Ахунов 14) Билгеле бер чиктән үтү. Автокамилләшүгә сәләтле бүгенге роботлар, ниндидер бер критик чикне узып, кешегә якынлаша, адәмиләшә башламады микән хәзер? А.Тимергалин. Сәгать теле, шомлы калтыранып, җидене узды. А.Вергазов 15) Үзеннән алдагы сүз белдергән эш яки хәлнең соң, файдасыз булуын аңлата. Эшләр хәзер куркудан узган инде... А.Тимергалин. Чуаркай үз башына башкорт егетләреннән әнә шул матур яңгырашлы чир йоктырып кайткан икән, үз башына: ул инде дәвалаудан узган... М.Әмирхан. Биредә инде эш елаудан узган иде шул. М.Маликова 16) юкл. форм. Алдагы сүз белдергән нәрсә белән чикләнү, шул сыйфатта калу. Гаҗәп, Таңсылу белән Миргазыйм арасындагы мөнәсәбәт саф дуслыктан узмады, мәхәббәт булып чәчәк атмады, ләкин икесе дә шул дуслыкка тугры булып калдылар. А.Тимергалин. Язганнары эпигонлыктан узмаган бик тә уртакул бу «үзешчән автор»ны, безнең арада туган-тумачалык, кода-кодагыйлык, әшнәлек тамыр җәймәсә, Язучылар союзына член итеп алыр иделәрме? Марс Шабаев 17) күч. Нинди дә булса яктан, берәр өлкәдә алгарак китү, өстенрәк чыгу. Ә менә без үз республикабызда махсус әхлакый тәрбия программасын төзесәк һәм шул юнәлештә эшне башлап җибәрсәк, Россия идеологларын күпкә узып киткән булыр идек. М.Вәли-Барҗылы. Тиздән башка мөселманнар аларны сан ягыннан күпкә узып китә. Казан утлары 2. ярд. ф. функ. Берәр эш барышында яки сүз уңаеннан, параллель рәвештә икенче бер эшне башкаруны белдерә; үтү. Язучылар союзы безнең өйдә үткәргән поэзия һәм проза секцияләренең берләштерелгән утырышында иҗатларыбыз тикшерелүен әйтеп узган идем инде. Ф.Яруллин. Сулимов үзенең йомгаклау чыгышында «яшь иптәшнең бик томанлы ишарәләре» дип кенә кагылып узды минем сүзләргә. М.Вәлиев ◊ Уза китсә Шул гына да җитмәсә, шуннан да артса, күп дигәндә. Бунларның куела торган җирләре – кечкенә генә клублар илә, бик уза китсә, шәһәр театрларыдыр. Г.Камал. Уза китү Чамадан тыш арту, билгеләнгән чикләрдән чыгу. Табиблар, пациентлары үлеп киткәч: «Аның авыруы уза киткән иде инде, без берни эшләтә алмадык», – дип кенә акландылар. Шәһри Казан Уза бару Акрынлап узу. Еллар бер-бер артлы уза баралар, ә мөстәкыйльлек фикере милләттә тумый да тумый гына. М.Миначев Уза башлау Узарга тотыну. Олы юлга чыгуыма ук, төрле ал да гөл төстәге иномаркалар мине дә яшен угы тизлеге белән уза башладылар. А.Хәсәнов Уза бирү Бернигә карамый һаман узу. Җиһанның һәр мизгеле кайнар энә белән газаплаган шикелле көйдереп һәм көттереп уза бирде. В.Имамов. Ә вакыт уза бирде. Г.Кутуй Уза тору Һаман әкрен генә узу; бер-бер артлы узу. Көннәр шулай ферма белән өй арасында йөреп уза тора. А.Тимергалин. Аз гына тузан ойый башлаган юлдан шофёрлар сәлам дә бирми уза тордылар. А.Гыйләҗев Уза төшү Бераз гына узу; тагын да узу. Тавыш-гауга, җәнҗаллар уза төшкәч, шунысы ачыклана: Мөхәммәд Әминне атасы Иван III вафатыннан соң тәхеткә менгән кенәз Василий III тәкъдим иткән икән. М.Хәбибуллин Уза язу Чак узмыйча калу. Мин хыялга чумып атлый торгач, банк урнашкан бинаны уза язганбыз. Ф.Хуҗин Узып бару Узуга табан бару, узуга күп калмау, менә-менә узу. Шулай вакыт тиз үтә, гомер дә узып бара. А.Гадел. Төшке аш вакыты узып бара иде инде. А.Фәләх Узып бетү Булган берсе узу; тәмам узу. Атлылар узып бетте, сүз җебе шуларга ялганды. А.Гыйләҗев. Аның дулкынлануы әле узып бетмәгән иде. Г.Әпсәләмов Узып йөрү Һәрвакыт, еш узу. Камал театры яныннан узып йөрим. Г.Шәйхи. Аның яныннан еш кына узып йөри Билал. М.Вәлиев Узып карау Сынау максаты белән узу. Шуннан соң әллә никадәр турыларыннан узып карадым, нурлы йөзләрен күрә алмадым. Т.Гыйззәт. Әллә соң эчкә узып карыйсы? Л.Лерон Узып килү Инде узуга табан бару. Гариф кияү – хөр күңелле кеше. Әйе, яше кырыктан узып килүгә карамастан... М.Мәһдиев Узып китү Тиз арада узу, сиздермичә узу. Рәсми эшләр артыннан йөреп, ай ярым вакыт узып та киткән. Т.Галиуллин Узып кую Көтмәгәндә узу. Сакманов бай, сүзгә дә, акчага да саран түгел, ирекле көрәштә, юл куйганда, аның узып куюы да бар. Т.Галиуллин Узып тору Әледән-әле, еш кына узу. Анда, тыз да быз килеп, бертуктаусыз машиналар әрле-бирле узып тора. А.Хәсәнов. Сездәй хур кызлары безнең тупса аша көн дә узып тормый. В.Имамов |