УЗЕЛ I и. рус махс. 1) Элемтә юллары һ.б.ш. кисешкән урын. Байкал артында безнең гаскәрләр омтылышлы удар нәтиҗәсендә дошман оборонасының мөһим юллар узелы һәм көчле терәк пункты – Хайлар шәһәрен һәм тимер юл станциясен, Далай Нур күле районында Аргунь тимер юл станциясен яулый һәм 20 километрга алга китә. Мәдәни җомга

2) Оборона яки җитештерү объектлары, зур төзелешләр, мөһим эш-вакыйгалар һ.б.ш. тупланган нокта. Немец шунда еракка ата торган пушкалар урнаштырган һәм тимер юл узелына көнен-төнен даими атып тора. Х.Камалов

3) Үзара бәйләнгән объектлар яки системаларны берләштерү һәм шулар белән идарә итә торган үзәк; шул үзәк урнашкан бина. Мин җирле радиодан сөйләгәндә, студия бүлмәсе вазифасын элемтә узелы башлыгы Данил ага Әгъзәмов кабинеты үти иде. Т.Нәҗмиев

4) Нинди дә булса механизмның яки техник җайланманың бергә беркетелгән гади детальләрдән җыелган, аерым функция үтәгән бер өлеше. Берләшмә импортны алмаштыру кысаларында «Ми» һәм «Ка» вертолётлары өчен тәгаенләнгән ВК-2500 двигательләре узелларын җитештерү программасында катнаша. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә