УЗДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. узу. Күкрәк баласының үзенә генә хас баш әйләндергеч татлы исе күп хатирәләрне күз алдыннан уздырды. Г.Галиева

2) Үткәреп җибәрү, узарга, үтәргә мөмкинлек бирү. Юл ярып, сәетне түргә уздырдылар. В.Имамов. Күршеңне кухня һәм кунак бүлмәсеннән ары уздырма. М.Мирза

3) Юл сабып, узып китәргә, алга чыгарга мөмкинлек бирү; башкаларны алга җибәреп, үзең артка калу. Имеш, Прагунны чыккач узыша башлыйлар, тае һичберәүнең атын үзеннән алга уздырмый, хәтта Капать атлары уза алмый, җил кебек оча. Г.Әпсәләмов. Менә ул, учларын каш өстенә куйган килеш, сабыр гына Гайнанны көтеп алды да, аны уздырып җибәрергә теләгәндәй, читкә тайпылды... Г.Гыйльманов

4) Вакытны, гомерне кайдадыр яки ничектер үткәрү. Газинурның кызлары да аланда уздырган көннәрен, әтиләре янында шалашта кунган кичләрен үз тормышларындагы иң бәхетле минутлары итеп саныйлар бугай. А.Хәсәнов. Ничек тә бу кышны хәвеф-хәтәрсез генә уздырасы иде. Н.Гыйматдинова

5) Оештырып башкарып чыгу, үткәрү. Бу көзне Кадын-көй кешеләре, туган ил гадәте буенча, яңа җирдә беренче тапкыр каз өмәсе уздырдылар. М.Галәү. Мәҗлес уздырырга сорамый бит, китап бастырырга... Р.Фәйзуллин

6) Нәрсәдән дә булса чистарту, арындыру, билгеле үзлек бирү һ.б.ш. максат белән берәр нәрсә аша үткәрү. Агымсу! --- Син аларны [кирәкмәс нәрсәләрне] ерак-еракларга алып китәсең, әллә нинди фильтрлар аша уздырасың, юасың, төбеңдәге төпкелләргә, чокыр-чакырларга тутырасың, үз-үзеңне һаман шулай сафландырасың. Г.Үзиле. Көтүгә куганчы, сыерларын савалар, сөтне сепарат аша уздыралар, ипи салырга он илиләр, мичкә ягарга утын кертәләр. М.Хәсәнов

7) сөйл. Нинди дә булса комиссиядән тикшертү, кемнән дә булса карату. [Хуҗалык командасындагы] солдатларны, денщикларны, кучерларны һәм башкаларны яңадан комиссия аркылы уздырып, яраклыларны фронтка җибәрделәр. М.Гали

8) сөйл. Тавыш бирү, сайлау, конкурс нәтиҗәсендә кая да булса үткәрү, сайлау, сайлануны раслау. Налог инспекциясе төнге уникегә кадәр утыра. Ник? Фәкать минем кандидатураны кандидатлыктан төшереп калдыру өчен, депутатлыкка уздырмас өчен. Н.Хәсәнов. [Мөкатдимә (кул бирә):] Улыңны конкурстан уздырдым, Шәмсенур апа. Ю.Әминов

9) күч. Башкалардан өстен чыгу, җиңү, беренчелекне алу. Иван Айвазовский – корифей! Аны уздыру мөмкин түгел. А.Хәсәнов. Арба туктаусыз шыгырдады, тургайлар өзлексез сайрадылар, чикерткәләр бер-берсен уздырырга тырышып чырылдадылар... А.Гыйләҗев

10) күч. Кайгы, авыру һ.б. кичерү, үткәреп җибәрү. «Бөтен авырлыкларны, дөньяның хәсрәтләрен уздырдым инде, балаларның, оныкларның игелекләрен күреп яшәргә язсын», – дип уйлаган иде Наҗия әби. Р.Баттал

11) күч. Кайбер чыгыш килешендәге исемнәр янында: кичерү, үткәрү. – Үткәннәрне баштан уздырганда, бик күп хәлләр искә төште, – диде Хәбиров. Б.Камалов

Уздыра бару Һәрберсен эзлекле рәвештә, рәттән уздыру. Әмма Фәхри Хисами – хатынын югалткан, гомерен кысыр уздыра барган кеше. Ф.Яхин

Уздыра башлау Уздырырга керешү. Шуннан кире чыгып, кәрван кешеләрен берәмләп кенә чатыр эченә уздыра башлый. Ә.Еники

Уздыра төшү Бераз гына уздыру; тагын уздыру. Үзе яшьрәк тә, ул өченче көнге мәҗлеснең түрендә булып, моның нигъмәтен ашаган, шәэнен күргән, башкалардан да уздыра төшеп, һиммәте өчен тәхсин кыйлган иде. Г.Ибраһимов

Уздырып бару Булган берсен бер-бер артлы уздыру. Ул бу егетнең начар нияттә түгеллеген, аның чибәрлеген, мөлаемлеген үзенең уйлары, хисләре аша уздырып бара иде. А.Нәҗми

Уздырып җибәрү Җиңел генә уздыру; көтмәгәндә уздыру. Төскә-башка әтисенә охшаса да, җыр-моңга әнисе Диләрә ханымнан да уздырып җибәрә, диләр. З.Мурсиев

Уздырып йөрү Озак вакыт дәвамында, күп итеп уздыру. Йөзләгән кешенең башын әйләндереп, акчалы сеанслар уздырып йөри, мөртәт... Д.Гыйсметдин

Уздырып калу Уздырырга өлгерү. Әллә сәхнәдәге гомерләре кыска булганга тиз-тиз генә уздырып калырга ашыгалармы шунда! Сөембикә

Уздырып карау Нәрсәнеңдер булу-булмавын, килеп чыгу-чыкмавын сынау максаты белән уздыру. Бие, бие! Нәрсә карап торасың! Уздырып кара мине! М.Маликова

Уздырып кую Тиз арада яки алдан уздыру. Тиздән, булдыралган кадәр шартына китереп, туен да уздырып куйдылар. З.Мурсиев

Уздырып тору Гел, даими уздыру. Туктаусыз җыелышлар уздырып торудан, мәктәпнең дә, укучыларның да рәте китте. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә