УЗГЫНЧЫ с. 1. 1) Кая да булса узып баручы, юл йөрүче (кеше). Шушы вагоннарның кайсындадыр Рөстәм өчен бик кирәк бер нәрсә калган кебек тоелды, һәм ул кинәт йөрәген җиде-сигез сәгать буена ашкындырган узгынчы кызның исемен дә, фамилиясен дә белмәвен исенә төшерде. Һ.Такташ. Алар да узгынчы кешеләргә өметле күзләр белән карыйлар. Ф.Җамалетдинова 2) Узып китә торган, тиз уза торган, вакытлыча (авыру, яңгыр һ.б.ш. тур.). Гомерлек чир түгел, узгынчы сырхауның да ни икәнен белмәгән яшь, таза чак бит. Л.Ихсанова. Бәргәләнеп йөри узгынчы җил, Кайсы чордан, кайсы илдәндер ул? Р.Миңнуллин 3) Вакытлы, очраклы. Акыл галәм чиксезлегенә югарырак күтәрелгән саен, түбәндәге мөһимрәк һәм узгынчы күренешләр ачыла төшәр, яхшырак күренер. Ш.Галиев. Ул бүләк синең поэзия белән шөгыльләнүең, шигырь язуың узгынчы бер мавыгу гына түгеллеген исбатлый һәм синдә шагыйрь үсәсен күрә алган бу бичараның да күңелен күтәрә. Ф.Яруллин 2. и. мәгъ. Узып баручы юлчы, юлаучы кеше. Тик берзаман артына борылып карагач кына, Амантай хәвефләнә калды һәм, терсәге белән иптәшенә төртеп, узгынчыга баш изәп куйды. Т.Әйди. Кичәге маэмайлар да шул тирәдә чуала, сирәк-мирәк узгынчыларга өргәләп ала иде. М.Маликова |