УЗГА’Н-БАРГАН с. 1. Кайдан да булса узып баручы, үтеп йөрүче (теләсә кем). [Байбикә:] «Җыен узган-барган браматның аягын бастырасы булма, ризалыгым юк!..» – дип, бер җикеренде. М.Хәсәнов. Узган-барган кешеләр дә аларга килеп кушыла. В.Имамов 2. и. мәгъ. Узгынчы, юлаучы, узып баручы кешеләр. Нәрсә син, кордаш, узган-барганны туктатып сөйләшеп торасың. Т.Гыйззәт. Аек вакытта узган-барган белән исәнләшергә дә кыймаган кешенең тавышы ул көнне безнең урамдагы барлык морҗаларның корымын коя. Р.Газиз |