УЗАМАН и. 1) Кулыннан һәр эш килерлек нык, булдыклы, көчле кеше. Киткәндә малай озатсаң, ир-егет булып җиткән узаман каршыла. И.Мөсәнниф. Ничектер, тормышында мөһим эшләр башкарганнан соң һәм алдагы көннәрдә катлаулы вә авыр гамәлләргә тотынасы алдыннан тәвәккәллек җыю өчен, Солтанъяр атлы ир узаманы менә шушы тау башына менә икән. З.Мурсиев 2) Оештыру сәләте югары булган, шул эштә абруй казанган, үзенә ияртүче кеше; лидер. Теге – узаманнары иде ахрысы, чөнки һәр төркемнең бер башы була, калганнары – яраннар. Х.Камалов. Исхакый большевиклар узаманы Ленинның акылдан язуын, Сталинның ышанычсыз калуын, сәер үлемен, Гитлерның үз-үзенә кул салуын белеп үлә. Т.Галиуллин 3) Уенда башлап йөрүче, уен башында торучы; уен кагыйдәләре нигезендә активрак вазифаларны үтәүче. Бәләкәй чакта ук сугыш уеннарында гел узаман булып уйнарга яраткан Вакыйф бүген дә «атлар хәл алсын» дигән сүзен, каршы килеп тормаслык итеп, өзеп әйтте. А.Гыйләҗев |