УҖЫМ и. рус Көзен чәчелеп, шытып чыгып, кар астында кышлый торган берьеллык иген . Җирне тиресләп яхшыртканнан соң, әүвәл арыш уҗымы вә богдай уҗымы чәчәләр. К.Насыйри. Рәхәт, йомшак язгы күкрәүләре белән яшь уҗымнар өстенә ләйсән яңгыр да явып узгач, тагын тынычланган иде карт. Г.Сабитов ◊ Уҗым бозавы Ихтыярсыз, бик юаш, үтә йомшак холыклы, җебегән, булдыксыз кеше . Аның Хәбибрахманы бик юаш, бик ышанучан бит. Гел уҗым бозавы инде. М.Мәһдиев. Уҗым бозавы, сарык, аңгыра син, ахмак, Бохара диванасы! Акны карадан, кияүдән кайткан хатынны кызлардан аера белмәгән мәхлук... Н.Әхмәдиев . Уҗымга бару к. уҗымга чыгу. Сугышка кадәр авылда азгынрак ир-атлар уҗымга баргалый торган бер-ике генә хатын була --- иде. Н.Әхмәдиев. Уҗымга йөрү к. уҗымга чыгу. [Майшәкәр:] Башкалар ир белән яшәгәнгә ачуың киләмени, чепи күз! Уҗымга йөрмиләр ие аны, менә ирең дә ташлап китмәгән булыр иде. Аманулла. Уҗымга керү к. уҗымга чыгу. Иренең шул хәрәкәтеннән Лениза күп нәрсәләр искәрә: димәк, мине сагынган, миңа тугрылыклы булган, уҗымга кермәгән. Х.Камалов. Хатын-кыз тоемы белән җефетенең читтә чирттерү, уҗымга кергәләп чыгу ихтималы барын белсә дә, --- гаиләне сакларга --- тырышты. Т.Галиуллин. Уҗымга чыгу Ир яки хатын гаиләдән читтә башкалар белән чуалу, якын мөнәсәбәттә, мәхәббәт бәйләнешендә булу. Азмыни хатыны бала тудыру йортында ятканда уҗымга чыгып алучылар! М.Мәһдиев. Әхәт абый бит үтә чая, бик елгыр, күзе уйнап тора торган ир-егет булган. Кайчакларда уҗымга чыккалап керергә дә күп сорамаган. Ә.Рәшит |