УЕНЧЫК и. 1. 1) Балаларга уйнар өчен ясалган әйбер. Кызы, ашыга-ашыга, ничек эләкте шулай Айзизәнең уенчыкларын, үзенең киемнәрен көпчәкле зур чемоданга тутырып ята иде. Т.Галиуллин. Сәлим исә күбрәк агач уенчыклар, сыннар ясау белән мавыга. Г.Гыйльманов

2) күч. Әһәмияте булмаган әйбер, күңел ача торган вак нәрсә. Без әнә шул сәләтебезне культура дигән ялтыравык уенчыкка алмашканбыз һәм кояш чыкканны да бик сирәк күрәбез... А.Тимергалин

3) күч. Башка кеше ихтыярына тулысынча буйсынып, аның мәнфәгатенә, ихтыяҗына хезмәт итә торган зат. Хатын-кыз сезнең өчен я уенчык, я бер корал гына. М.Кәбиров. Хәер, монысы да – бик гади чишелә торган мәсьәлә, аңлашылып тора: кызга уенчык кирәк булган, бары шул гына! Йосыф – уенчык! Ф.Яхин

4) күч. Мөстәкыйль рәвештә карар кабул итеп, үзе теләгәнчә эш итә алмаган, башкаларның кушуын үтәгән, башка берәүнең кулында сукыр корал булган кеше, дәүләт һ.б.ш.; марионетка. Ак йортка президент булып килгән демократик партия җитәкчесе Дҗек Диксон, хәрбиләр ярдәменә таянып, АКШта диктатура урнаштырды, Конгрессны һәм аның курчагына әверелгән Берләшкән Милләтләр Оешмасын таркатты. З.Мәхмүди

2. с. мәгъ. 1) Уйнар өчен эшләнгән. Тартмадан идәнгә артсыз урындык биеклеге уенчык экскаватор килеп төште. Җ.Рәхимов. Кызларның чәчләрен тартып, кулларын каерып, аларны уенчык тычкан белән куркытып йөрүче шул малай инде. Г.Гыйльманов

2) Бик кечкенә, чынга охшамаган. Сары нарат такта белән пөхтә итеп тышланган бу җыйнак корылма уенчык йортны хәтерләтә иде. Р.Низами

3) күч. Тулы канлы, мөстәкыйль, чын булмаган. --- хөррият дигән нәрсәне җуеп, шәхесне җәмгыятьтә, коллективта (моны социализм дип атасак та була) харап итүебез һәм уенчык парламентларга, сайлау хокукларына төренгән әлеге дә баягы золымга кире кайтып, яңадан кадими тәртипләрне кабатлый башлавыбыз мөмкин. А.Тимергалин

Уенчык кебек (шикелле, төсле) Берәр кеше яки берәр нәрсәнең бик матур, нәфис, җыйнак булуы турында. Ләкин берничә көннән соң әле заводтан күптән түгел генә чыккан һәм шалтыр-шолтыр трамвай белән чагыштырганда уенчык шикелле троллейбуста барганда, янә шулай кискәләнгән пәрдәгә игътибар иттем. А.Тимергалин. Икенче көнне Алсинә белән Өлфәт, көнбагыш чәчәгедәй сары, уенчык кебек кечкенә машиналарына утырып, Наратка, әнисенең риза-бәхиллеген алырга китеп бардылар. Р.Габделхакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә