УЕНЧЫ и. 1) Нинди дә булса уенда катнашучы. Кыз, тупны алып, уенчылар ягына ыргытты. З.Мурсиев. Ике уенчы эт булып өрә башлый. Р.Батулла 2) Комарлы уеннар белән мавыккан кеше 3) Нинди дә булса музыка коралында уйнаучы. Зөлхәбирә кулына кабал алды. Өй эченә сагышлы аһәң таралды. Аңа илаһи бизәк булып, уенчының бераз калтыраулы, әмма йөрәкне чеметтерердәй самими тавышы кушылды. М.Әмирханов |