УЕНЧАН с. 1. Уен-көлке, мәзәк ярата торган; шаян, шук. Мансуров, туташны ярым кочаклап, шат, уенчан көлке тавыш белән: – Разыя! Разыя иптәш! Сез мине буып үтерәсез, тын алырга бирегез! – диде. Г.Ибраһимов. Бу ике дөньяның күкләре, кояшлары бер-берсенә каршы тора, агачлары, ярлары, манаралары тискәре торалар. Боларның астагысы тагы да матуррак. Тагы да уенчанрак. Ф.Вәлиев

2. рәв. мәгъ. Уйнаклап. Менә скрипка кылларының беренче авазлары, болын күбәләкләредәй уенчан, җиңел бөтерелеп, күңелләрне җилкендерә-җилкендерә, зал өстендә тирбәлә башлады. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә