УЕНЧАК с. 1. 1) Шат табигатьле, шаян, шук, мәзәкчел. Аның шушылай шаяртып торуы миңа элекке заманнардагы ишек бавын сагалап торучы уенчак яшь кызларны искә төшерде. М.Вәли-Барҗылы. Ул шактый соң – утыздан узгач кына бер яшь студентканы алды һәм, өйләнгәч тә, элеккечә үк уенчак булып калды, ирекле, гамьсез яшәвен дәвам итте. М.Маликова 2) Сикерергә, уйнакларга, чабып йөрергә яратучан. Исхактан күз дә алмый торган биш-алты олырак малай, арада Хөсәен бар иде бугай, шәрә тән судан ыргылып чыктылар да, уенчак тайлар кебек кешнәшеп, аны куып җиттеләр, күз ачып йомганчы җиргә ектылар, тартып-йолкып, күлмәк-ыштанын салдырдылар. А.Гыйләҗев. Мин урынымнан сикереп торам да үзебезнең ак маңгайлы, гаҗәеп уенчак, гаҗәеп наян бозауны уйсулыкка алып төшәм. Р.Фәизов 3) Җитди булмаган, шаян. Сибгат Хәким иҗатында сатирик, юмористик, уенчак шигырьләрнең булмавы хисләрнең әнә шулай салмак-саллылыгыннан киләдер шикелле тоела миңа. Г.Рәхим. Халык инде сүлпәнләнә төшкән, артык кычкырып та сөйләшми, уенчак сүзләр дә кимегән иде. А.Тимергалин 4) Шуклык, шаянлык белдергән, уйнап эшләнгән. Майланып, елтырап торган киң кара йөзе, кош йомыркасыдай зур кара уенчак күзе, бер дә пәке тиерелмәгән зур чылгыйлы кара мыегы --- – моның рус гаскәренең алгы сафында Парижга барып кайткан мәшһүр тарихи каһарманнарның калдыгы икәнен ачык күрсәтәләр иде. Г.Ибраһимов. Буяган авыр керфекләрен күтәреп карады да: «Мине эштән чыгармакчы буласың икән», – диде, ничектер һәрвакыттагыча уенчак тавыш белән. Х.Камалов 2. рәв. мәгъ. Җитдилек белән түгел, уйнап, шуклык белән. Шәһәрдән килгән ирләргә яшь хатын күптәнге таныштай уенчак эндәшә. Ш.Галиев. Нәфисә уенчак елмайды. Р.Зәйдулла |