УЕНТЫ’К-УЕНТЫК рәв. 1. Уентылар рәвешендә; киртләч-киртләч булып. Юл шактый чыпырдаган, ара-тирә уентык-уентык булып күлдәвекләр җәйри. А.Вергазов. Сыза кипшергән, чит-читләренә котырынып үлән калыккан, уентык-уентык булып кузгалак тишелеп чыккан, таш чәчелгән җылы яр ярыкларыннан, шыштырдап, кәлтә еланнар йөгереп чыга. А.Гыйләҗев

2. с. мәгъ. Уентылы, уентылары булган. Ул вакытта әле монда урман аланы кебек уентык-уентык урыннар булган. Ф.Гарипова. Агач аягының уентык-уентык эзләре буенча барып, әкиятчебезне тәки эзләп таба идек… Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә