УЕНТЫ и. 1. к. уем. Аның борын янындагы уентысы буйлап яшь бөртеге тәгәрәп төште. А.Вергазов. Шулай шактый озак карап торганнан соң, йомшак кына итеп аның бөдрә чәчләреннән сыйпады, бармаклары белән матур гына батып торган ияк уентысын сыпыргалап куйды.Г.Галиева

2. с. мәгъ. Уелып торган, чокыррак булган. Далага якынрак тау итәкләре монда да әле шәп-шәрә иде, арырак, бигрәк тә тау араларында, уенты җирләрдә сирәк-сирәк куаклаp, әрәмәләр күренгәли. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә