УЕНСЫЗ с. 1. 1) Уены булмаган, уеннан башка башкарылган. Уенсыз туй бит ул кияүсез кыз кебек. Н.Арсланов

2) Җитди, шаянлык, шуклык катнашмаган. – Төштән бирле эзлим үзегезне, – дип, уенсыз сөйләүгә күчте ул аннары. М.Хуҗин

3) сәнг. Актёрлар уены белән бәйле булмаган, уенлы түгел; документаль. Уенсыз фильм

4) Уенчы тарафыннан идарә ителми торган (компьютер уеннары персонажы тур.)

2. рәв. мәгъ. 1) Уеннан башка, уен уйнамыйча. Шул гади сүзләрдән соң, арадан бер шаяны әйтә сала: «Кызларның сылулары, җегетләрнең асыллары кара-каршы килгән икән, бер уенсыз үтеп китәргә ярамас…» Г.Ибраһимов. Тик уенсыз яшәү күңелсез... Л.Шагыйрьҗан

2) Шаяртусыз, чынлап. Кәримәнең сүзе, үзенә калса, уенсыз әйтелгән булып чыкты. К.Тимбикова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә