УЕНЛЫ’-ЧЫНЛЫ рәв. Бик үк җитди булмаган рәвештә; бөтенләй шаяртып та, бик үк чынлап та түгел. Шулай итеп, ана белән ул уенлы-чынлы сөйләшкән булып, бик җитди мәсьәлә буенча бер-берсен бик яхшы аңлап, уртак фикергә килеп куйдылар. З.Мурсиев. Кайчакта кешенең тормышын бер уенлы-чынлы әйтелгән җөмлә, бер очрашу, бер кыю адым кискен үзгәртергә мөмкин. К.Кара



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә