УЕНЛЫ с. 1) Хәрәкәтле уен белән бергә башкарыла торган. Безнең авылның су буендагы уенлы җырлары, әнә шулай тормышның җанлы шаһитлары булып, сугышны тәмамладылар. М.Мәһдиев. Бу әсәр – музыкаль, җырлы, уенлы тамаша. Р.Батулла

2) сәнг. Актёрлар уены белән бәйле булган. Нагеш Кукунурның (Һиндстан) «Нить» фильмы сценарие «Ин яхшы уенлы кино сценарие», «Грбавица» фильмы режиссёры Ясмила Жбанич «Иң яхшы уенлы кино режиссёры» дип табылды, һәм, ниһаять, «Алтын мөнбәр» фестиваленең «Иң яхшы уенлы фильм» номинациясендә абсолют жиңүче итеп режиссёр Насер Хемирның «Баба Азиз» фильмы табылды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә