УЕН-КӨЛКЕЧЕЛ с. к. уенчак. Өске палубада җыелган команда членнары яр буенда озатып калучы туган-тумача белән кул, яулык болгап саубуллаша; бүген алар кичәге кебек уен-көлкечел, шаян түгел, барысы да уйчан, басынкы, йөзләре боек иде. С.Сабиров. Татар язучысы Фатих Хөсни дә, «Җәяүле кеше сукмагы» романында шул юл белән барып, уен-көлкечел, мәзәкчел, туктаусыз ил гизеп йөрүче крестьян егете Сәфәргалинең якты һәм онытылмас образын тудырды. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә