УЕ’Н-КӨЛКЕ и. Шау-шулы, җанлы, уенлы күңел ачу, көлеп-шаярып сөйләшүләр; мәрәкә. Ләкин гаҗәп шат күңелле, уен-көлке ярата торган кеше, кызыл чыраеннан бервакытта да елмаю төшми, һәм юк кына кызыктан да балаларча рәхәтләнеп, корсагын селкетә-селкетә көлеп җибәрә иде. Ә.Еники. Габделнур, чыгарга кирәген дә онытып, уен-көлке белән шаяртып гәп коруын дәвам итте. Р.Кәрами |