УЕН и. 1. 1) Күңел ачу, ял итү, вакыт үткәрү өчен булган шөгыль; киресе: эш. Ник дисәң, бүген ул иртәнге уен вакытында ботак очына кунган бер олы карганы тәү атуда бәреп төшерде. М.Әмирханов. Кояш офыкка якынлашканда, югары оч малайлары Әхмәтләр капка төбенә кичке уенга җыелды. А.Гыймадиев

2) Күңел ачып вакыт үткәрү өчен билгеле кагыйдәләре, шартлары, катнашучылары булган шөгыль төре. Картада ул зурдан кубып, бөтен җаны-тәне белән бирелеп уйный һәм уен кагыйдәләрен тиешенчә үтәүне намус эше дип саный иде. М.Галәү

3) Шундый уеннарның командалар катнашында үткәрелгәннәрендә шул командаларның бер очрашуы, матч. Кыш буе ул бер генә хоккей уенын да калдырмый, мөкиббән китә инде, шуңа чаба. Р.Сәгъди

4) Шундый шөгыль төренең берәрсен уйнар өчен кирәк-ярак предметлар наборы, җыелмасы. Шәһәрчектә шахмат-шашка ише өстәл уеннары, телевизор, футбол һәм волейбол туплары бар барын, китаплар да җитәрлек. Җ.Рәхимов

5) Нинди дә булса коралда музыкаль әсәр башкару эше. «Музыкаль оформление»нең бурычы – Жәмилә апа кат-кат колагыма киртләгәнчә, гармун уены аша «Яңа тормыш» колхозының күркәм омтылышын район җитәкчелегенә җиткерү, данын бөтен тирә-якка тарату. Р.Әмирхан

6) Нинди дә булса сәхнә әсәрен тамашачыга күрсәтү; спектакль. Сәхнәдә уен вакытында Фатыйма Ильскаяның эчке итәге төшә башлый. Р.Батулла . Атаклы артист Ситдыйк Айдаров бик тапкыр, җор артист иде. --- Менә бервакыт уен барышында, стаканнан су эчәм дип стаканны авызына китергән иде, ясалма борын стакан кырыена ябышты да калды. Ә.Яһудин

7) Сәхнәдә нинди дә булса роль башкару. Хезмәттәшләре турында җылы итеп сөйли: Дания Нуруллина, Фирдәвес Хәйруллина, Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллиналар уенына соклана, бу артисткаларның олы рольләрдә зур образлар ачуына өметләнә. Р.Юсупова

8) Карта уйнаганда иң зур саналган һәм теләсә кайсы картаны баса, яба ала торган карта төре. «Тормыш кәрт уены кебек, иң читен чакта уен тузы коткара», – дип тынычландырырга тырышты ул үзен. Ә.Баян

9) Шаяртып, уйнап әйтелгән, җитди булмаган шаян сүз. Рәфис тә моны уенга алырга ашыкмады. А.Вергазов. Мин синең белән, олы башым белән, киләчәк тормышың, язмышың турында сүз алып барам. Гел уенга борып утырасың. Т.Галиуллин

10) күч. Билгеле, гадәттә начар, максатка, яшерен нияткә корылган, алдан уйланып эшләнгән гамәлләр, адымнар һ.б.ш; интригалар, мәкерләр. Шунда ук, бүләк өләшкәндәй, йөзенә ясалма елмаю чыгарды. Бусы – аппарат уеннарында оста түрәләрнең яраткан алымы иде. Т.Галиуллин. Иҗат кешеләре, кеше күңелен тирәнрәк аңлаучы буларак, сәяси уеннарга каршы чыгарга тырыша. Р.Вәлиев // Билгеле кагыйдәләргә буйсыну; ясалма ситуация, ясалма кыланыш; шартлылык. Габделнур бер тын дәшми торды. «Өзәргә кирәк араны, моңарда ышаныч юк, – дип уйлады. – Алга-артка карамыйча качарга кирәк бу тирәдән». Шулай да уенны дәвам иттерәсе килде. Р.Кәрами

11) күч. Билгеле бер һөнәр өчен типик ситуацияләр барлыкка китерү һәм шулардан гамәли чишелешләр табу, нәтиҗәләр чыгару. Дамир дустымның әтисе, укытучы Нур абый, авыл яшьләренең хәрби уеннарын оештыручыларның берсе. Л.Хәмидуллин. Доклад та тыңладылар, рус теле түгәрәгенең эше, рус теле һәм әдәбияты кабинеты белән дә таныштылар, эшлекле уен уйнап алырга да өлгерделәр. Н.Көбәш

12) күч. Яктылык шәүләләре, төсләр, күләгәләр һ.б.ш.ның тиз-тиз алмашынуы, төрле төскә кереп уйнавы, җемелдәве. Монда ул яраткан остазы Бродский, соңрак Р.Френц остаханәләрендә рәсем сәнгате серләрен өйрәнә, көннәрен төнгә ялгап, төсләр уенын, үлчәмнәр нисбәтен, сюжет, композиция кору осталыгын үзләштерә. Т.Әйди. Күпер булып, төсле нур уены Күккә әйдәп күздә калачак! М.Нәзиров

2. с. мәгъ. Шаяртулы, уйнап әйтелгән яки уйнап эшләнгән. Инде хәзер Разиядә баягы уен сүзләр юк, аның йөзенә җитдилек билгеләре чыккан иде. А.Алиш. Уен эшмени ул – кеше шатлыгын үтерү! Ә.Еники

Уен гына Бик җинел, ансат кына эшләнә торган нәрсә. Хәл бар, йөгереп кенә торам, көрәшүе – бер уен гына. Д.Сабиров. Уен түгел к. уен эш түгел. Назаның вакыты да аз: унынчы класс – уен түгел, ул керергә тиешле юрфакка егылып китәрлек конкурс була, ди, көздән үк тиешле тизлекне алмасаң, язын гына куып җитәрмен димә. А.Гыйләҗев. Уен эш түгел Җитди нәрсә, шаяртырга, җиңел карарга ярамаган нәрсә. Әйе, өйләнү – уен эш түгел. Гаилә – пулёмет расчеты кебек. Р.Кәрами. Уеннан уймак чыгу Нинди дә булса эшнең, адымның яки уенның яхшылыкка китермәве, ахыры хәерле нәтиҗә бирмәү турында. Уеннан уймак чыкмагае, дип куркуга калган Фәрит казлар арасына ташланды. Р.Галиуллин. Уеннан уймак чыкты бит, кызлар. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә