УЕМТЫК и. Кечкенә генә яки сай гына уем. Аннары, өстәп: «Без исән чакта бу каберлектә чәчәкләр шиңәргә тиеш түгел», – дип, кесәсеннән чәчәк орлыклары алып, таяк белән уемтыклар ясап, җиргә сибеп чыкты. Р.Сәгъди. Әллә дәрманым беткән, әллә болай тиз генә торасы итмәдем, озак кына яткач, урам ташының уемтыгында җыелып торган суга күзем төште. Р.Зәйдулла |