УЕМ и. 1) Чокып, уеп алынган урын; ырмау. Ярыклар инъекцияләү билгеле бер тәртиптә алып барыла: ярык буйлап дисклы кайрак белән уем ясала һәм һава өрдерелә; ярыкка тишекләр тишелә һәм җилем кертү өчен ниппель урнаштырыла; ярыклар полимербетон яки гипс тутырып томалана. Төзү материаллары

2) Кечкенә чокыр, батынкылык, чокырчык. Аның кара күзләрендә очкын кабынгандай булды, шома бит очлары алланды, ирен читләрендә елмаю балкыды, кыенсыну аша сөенү йөзендә, хәтта тылсымлы ияк уемында да чагылды кебек. М.Маликова

3) Уеп ясалган ашалый тишек. Ишекне ябуга, Исрафил абый ачкыч уемыннан зал эчендәге реакцияне күзәтә. Г.Гәрәева

4) Сын, ваза, йорт җаһазларын кую өчен, стенада уеп ясалган батынкылык; русчасы: ниша. Карават стенадагы уем эчендә. И.Салахов

5) Ишек яки тәрәзә өчен калдырылган яки кисеп алынган зур ашалый тишек. Киндер чаршауны як-якка аерып, ишек уемыннан килеп чыккан озынча йөзле, малай гына дип әйтерлек кара коңгырт чәчле яшүсмер, кунакны күреп алуга, күңелле җанланып каршысына атлады һәм, кулларын сузып, оялчан гына күреште. Рөст.Вәлиев. Шулай дип үземне үзем дәртләндерә-дәртләндерә бераз тын алам да аннары, өй басучы караклар сыман, бөтен гәүдәм белән тәрәзә уемына керәм һәм җиргә аяк басам. М.Вәли-Барҗылы

6) Махсус өлгедә кисеп, уеп алынган урын (киемдә). Рахмай тагын нидер әйтмәкче иде, киенгәндә майкасының бер як җиң уемына башын да, кулын да тыккан булып чыгып, бу минутта ни башын, ни кулын чыгара алмый азаплана иде. В.Нуриев

7) Җир өстендә казылган, чокылган, ашалган урын; чокыр. Тик алар тауның теге ягыннан өскә таба күтәреләләр, анда баз кебек тирән-тирән уемнар бар. Р.Мулланурова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә