УЕЛУ ф. 1) төш. юн. к. ую. Егетнең йөз чалымнары көнчыгыш кешесенә тартым иде: күзләре кысыграк уелган, яңаклары чыгынкы. М.Маликова. Себерләрдә уелдымы икән Әниемнең маңгай сырлары?.. Р.Вәлиев

2) Берәр өслектә эз калу, җәрәхәт барлыкка килү, нәрсәдер ярылу. «Чыршы»да коктейль эчтеләр, Черек күлнең ышыграк урынына кереп, иреннәре уелганчы үбештеләр... Г.Мөхәммәтшин. Сез дә, яза-яза тиресе уелган нәзек бармаклар, төннәр буе сызламассыз. Н.Гыйматдинова

3) күч. Күңел, йөрәк, хәтер сүзләре янында: онытылмаслык булып истә калу. Бер-бер артлы тезелешкән ике, җиде, биш саннары хәзер инде мәңгелеккә йөрәгемә уелды. Н.Гыйматдинова. Ни өчен әнә шундый бер дә җуелмастай истәлек булып хәтергә уела алар? М.Вәли-Барҗылы

Уела бару Эзлекле рәвештә һәрберсе уелу; торган саен ныграк уелу. Әмма Хәйдәрнең һәр сүзе, яшен язмасы булып, Ләйләнең бәгыренә уела барды, ул күренешләр мәңгелеккә хәтеренә сеңеп калды... Ф.Бәйрәмова

Уела башлау Уелырга тотыну. Билен югалткан, көньяк хатын-кызларына хас булганча, авыз читендә сырлар уела башлаган Зара янында Рәшидә һич тә өлкәнрәк булып күренми иде. М.Маликова

Уела төшү Бераз уелу; тагын уелу. Язучының йөзендәге җыерчыклар, чәнечкеле тимерчыбык сыман, тирәнрәк уела төшә, ул бөтен гәүдәсе белән, кемнедер әче жилдән ышыкларга теләгәндәй, алга таба талпынып куя. М.Вәлиев

Уела язу Чак кына уелмый калу. Егет маңгаен уды. Кызарып, тиресе уела язды. Н.Гыйматдинова

Уелып бетү Тәмам уелу. Каз каурыйларын, йонын тарта-тарта, Моратның кул бармаклары уелып беттеләр, арыдылар. З.Зәйнуллин

Уелып калу Ниндидер тәэсирдән соң уелган хәлгә килү. Бу күренеш Нурзифаның хәтеренә, талантлы рәссамның картинасы кебек, бөтен төсмерләре, хәтта тавыш аһәңнәре белән уңмас-жуелмас булып уелып калды. М.Маликова

Уелып китү Кинәт уелу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә