УЕЛМА и. 1. Уелып алынган урын, уелдык. Изаел кызга ишекнең читендәрәк булган уелмадагы ялтыравык тимерне күрсәтә. Р.Гаязетдин. Камераның өске өлешендә тәрәзә сыман тар гына уелма бар. Л.Бадыйкшан 2. с. мәгъ. к. уелмалы. Бу бинага керә торган ишек төньякта, аның түбәсе ярым овал рәвешендә, ишекнең тирә-яклары П рәвешле уелма бизәкләр белән бизәлгән. Ф.Вәлиев |