УЕЛДЫК и. Тигез өслектә уелып, эчкә батып торган урын. Алар да, су читендәге ак таш катламын кәйләләр белән чокып, штольнялар ачып караганнар. --- Текә ярдагы карлыгач оясыдай уелдыклар шуннан калган. М.Рафиков. Елга буендагы уелдыкларда калган кечкенә-кечкенә күлләр камышларының дәртле алкышыннан сәламнәрнең кемнәрдән һәм кайлардан икәнен тоям. М.Гәрәев |