УДМУ’РТЧА рәв. 1. 1) Удмурт телендә. Үзләре удмуртча пупалыймы, юкмы, мәгәр, сөйләшкәндә, синең чын татарыңны да сатып җибәрә ала. В.Имамов. Иң элек «рәхмәт» сүзенең удмуртча ничек булуын белештем: «тау» икән. М.Хуҗин

2) Удмуртлар кебек, шулар гадәтенчә. Сөйләшергә генә түгел, удмуртча биергә һәм җырларга да өйрәтеп маташтылар әле үземне. Безнең гәҗит

2. с. мәгъ. Удмурт телендә булган. Ләкин районга удмуртча китаплар бөтенләй диярлек килми. Н.Фәттах

3. и. мәгъ. Удмурт теле. Яшьрәк чагында ул бер ай Ар-Уразыда эшләгән, шунда беркадәр удмуртчага өйрәнгән. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә